– Мә, улым. Үскәндә дә әтисез үстең. Хет хәзер аталы балалардан калышма. Йөрмә акчага т... — 18 июня 2026 г. в 04:39:11.663
– Мә, улым. Үскәндә дә әтисез үстең. Хет хәзер аталы балалардан калышма. Йөрмә акчага тилмереп. Таксиларда йөре, яхшы киен. Кирәк булса, юньле кешеләр белән генә ресторанына да бар. Тик кара аны, азып-тузып йөрмә. Аракы эчеп, теге чурт-чураманын тартма, түлке, – дип кисәтте ана. Улын беркайчан да акчадан өзмәде ул. Үзе шулай йөзәрләп-йөзәрләп тоттырган акчалар исә сихерле боҗра-түгәрәктә әйләнде. Улыннан – әнисенә, әнисеннән – улына. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-18/hisametdin-ism-gyylev-f-yzulla-povest-18-4719508

