✅Алсу КАШАЕВА. Кеше күңеле – дулкын — 16 июня 2026 г. в 09:16:14.817
✅Алсу КАШАЕВА. Кеше күңеле – дулкын Мәхәббәт – бу җан-диңгездәге иң көчле, иң мәһәбәт шторм. Ул барын да, җир белән күк арасындагы чикләрне дә, юк итәргә сәләтле. Шулвакытта җан дулкыны күңел белән генә күреп булырдай биеклеккә күтәрелә, тыелгысыз көч белән ярга бәрелә, аңлатып булмастай рәхәтлек белән комга тарала. Мәхәббәт – дулкынның иң шаян, иң усал, иң назлы мизгеле. Ул, аккош канаты кебек, иркәли дә, мәрхәмәтсез тугызынчы дулкын булып сине йота да... Бу халәттә җан – кояш алдындагы тамчы кебек ялтырый, җилдәге яфрак кебек тибрәнә. https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2026-06-16/alsu-kashaeva-keshe-k-ele-dulkyn-4720894

