Шатлык, бер килсә, өелеп килә бит ул! Әле "Риваятьләр һәм легендалар" томы чыгуына бер ... — 16 июня 2026 г. в 03:46:44.219
Шатлык, бер килсә, өелеп килә бит ул! Әле "Риваятьләр һәм легендалар" томы чыгуына бер атна да үтмәде, Татарстан китап нәшриятында "Татар халык иҗаты" академик тупланмасының чираттагы XIV томы - мин әзерләгән "Бәетләр" китабы басылып чыккан. Аны әзерләүдә ярдәм иткән һәркемгә - беренче чиратта, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге хезмәткәрләренә, томның фәнни мөхәррире, танылган галим Тәлгать ага Галиуллинга, Караидел төбәгенең бай фольклор мирасын түкми-чәчми безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән язучы һәм журналист Заһит абый Мурсиевка (vk.com/id160614394) олы рәхмәтләремне җиткерәм! Шуны да әйтим: бу әле ике томлык "Бәетләр" тупланмасының беренче генә китабы һәм монда бары тик тарихи бәетләр урнаштырылган. Социаль-көнкүреш (шәхси фаҗигалар турындагы, сатирик һәм юмористик) бәетләр "Татар халык иҗаты" 25-томлыгының тиздән чыгачак 15 нче томында урын алырга тиеш. Көтәбез, Аллаһ боерса!

