Бәла аяк астында — 26 июня 2026 г. в 17:34:53.214
Бәла аяк астында Башкортстан Республикасының Учалы шәһәрендә әздән генә фаҗига булмый калган. 30 яшьлек хатын балалары белән елга буена ял итәргә баргач, балаларына черкигә каршы спрей сиптергән. Шуннан 9 яшьлек кызы уйнарга йөгергән, ә 1 яшь 7 айлык улы тын ала алмый башлаган. Хатын янәшәдә ял итүчеләргә “Ашыгыч ярдәм” чакырырга кушкан. Шул арада ял итүче Олеся Кондратьева ярдәмгә килеп, ясалма сулыш алдырып, баланы коткарып калган. Ул үз балаларына ярдәм итү өчен Интернеттан ясалма сулыш алу тәртибе турында видеодәрес карап өйрәнгән булган. Янәшәдә Олеся булмаса, баланы коткарып калып булмас иде, чөнки “Ашыгыч ярдәм” 15-20 минуттан соң гына килгән. Фото: ufa.kp

