Кәрим КАРА. Күңел күзе. Хикәя (1) — 25 июня 2026 г. в 06:53:04.127
Кәрим КАРА. Күңел күзе. Хикәя (1) Кызлар кебек йөгереп кенә йөри иде әле Галимә әби. Кешегә калган көне булмады моңа кадәр, үз дөньясын үзе көтте. Картаеп беткән ялгыз карчыкның дөньясы нәрсә, бер өстәл, бер карават сыешлы курчак өе дә, җил өргән абзарында ике кәҗәсе белән унлап тавыгы. Суга барса, бер көянтә ике көнгә җитә. Шулай да өй белән абзар арасында кыштыр-кыштыр йөреп, үз тамагын карап, юк эшен бар итеп юанып яшәп ята иде әби. Соңгы араларда күзләренә генә нидер булды. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-25/k-rim-kara-k-el-k-ze-hik-ya-1-4730499

