Уфа аэропортында бер пассажирның телефоны янган — 23 июня 2026 г. в 15:35:49.201
Уфа аэропортында бер пассажирның телефоны янган Уфа аэропортында Уфа-Анталья рейсы буенча очучы самолетка пассажирлар утырган вакытта берәүнең кесә телефоны өчен тышкы аккумуляторы (пауэрбанкы) янып киткән. Стюардессалар тиз генә аны янгынга каршы контейнерга салып, су белән тутырганнар. Рейста очарга тиешле 150 пассажирның берсе дә зыян күрмәгән. Аккумулятор шартламаган. Май аеннан башлап пауэрбанкларны багажга тапшыру тыелган иде. Чөнки ике тапкыр самолетта янгын чыгу очрагы булган.

