Килгән кунакларны каршы алырга бабай белән кияве һәм әби чыгып киттеләр. Мин, безне сый...
Килгән кунакларны каршы алырга бабай белән кияве һәм әби чыгып киттеләр. Мин, безне сыйлаган Зилә дигән хатынга карап, акланырга чамалыйм. – Сез безне гаепләмәгез инде, иптәшегез төрле хәйләләр табып, алдап-йолдап дигәндәй, чәй эчәбез дип кенә алып керде. Мондый зур табынга килеп эләгеребезне белсәк, һич керми идек, – дип, рәхмәтләр әйтеп, урыныбыздан тора башладык. Шунда кунакларны каршы алып мәш килеп йөргән йорт хуҗасы безне күреп алды да җәһәт кенә яныбызга килеп: – Сез кайда кузгалдыгыз? – дип, безне җилтерәтеп дигәндәй өйгә кире алып керә. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-22/hisametdin-ism-gyylev-f-yzulla-povest-22-4724477