Башкортстанда “Ашыгыч ярдәм” машинасы юл һәлакатенә тарып, дүрт кешенең гомере өзелде. — 21 июня 2026 г. в 09:37:33.739
Башкортстанда “Ашыгыч ярдәм” машинасы юл һәлакатенә тарып, дүрт кешенең гомере өзелде. Вакыйга Мәсәгуть тирәсендә булган. “Ашыгыч ярдәм” машинасы зур тизлектә кызыл светофорда торган “Лада Веста” машинасына һәм “Мерседес” йөк машинасына бәрелгән. Урында өч кеше һәлак булган. Һәлак булучылар арасында “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүченең 20 яшьлек кызы да булган. Машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Ләкин кызын җирләгән көнне ул да җан биргән. ГАИ фотосы.

