Оренбург өлкәсенең Иске Ашир авылында безнең бер яхшы дустыбыз бар. "Тулпар" Русия почт... — 10 июля 2026 г. в 07:28:07.555
Оренбург өлкәсенең Иске Ашир авылында безнең бер яхшы дустыбыз бар. "Тулпар" Русия почтасы каталогына кертелмәсә дә, Артур Низамов яңа саннарны бездән почта аша соратып ала. "Бигрәк әйбәт журнал!" — ди ул. Чынлап та, һәр сан эчтәлекле, матур булсын, дип тырышабыз. ✅Әлеге 3 нче сан аеруча бай. Инде әллә ничә кешедән: "Айгөл Зәйдуллинаның хикәясен елый-елый 🤦♀️ укыдык, яшь кенә килеш ничек алай яза алган", — кебек фикерләр ишеттек. ✅Кем алдагы яртыеллыкка язылып өлгермәгән, 5, 6 нчы саннарга язылу мөмкинлеге бар. ✅Һәм 1 нче июльдән 2027 елның 1 нче яртыеллыгына язылу башланды. "Тулпар" белән бергә булыгыз, дуслар! ✅4 нче санны алучылар Айдар Зәкиевның "Яшәргә!" повесте белән таныша алачак. Редакция папкасында берсеннән-берсе кызыклы, өр-яңа әсәрләр сезнең белән очрашуны көтеп ята!

