Бүген Уфа университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәли... — 7 июля 2026 г. в 16:01:48.587
Бүген Уфа университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина, укытучылар Зәбирә Кәримова һәм Гөлсинә Гайнуллина профессор Суфиян Поварисовның кызы Клара ханыма кунакка барды. Кырмыскалы авылында Суфиян Шәмсетдиновның архивын барлады, истәлекләргә бирелде. Клара Суфиян кызы әтисенең архивын кадерләп саклаган һәм аны кафедрага тапшырмакчы. Соңгы чорда кафедра фәнни мирасны, китапханә фондын барлау өчен зур көч куя, бу максаттан Башкортстан Башлыгы грантына да ия булды. Бу уку елында татар теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазландырылды, профессор Алмаз Шәйхуловның фонды ачылды. Алмаз Галимҗан улы гомере буена бик күп китаплар җыйган. Фонд аның университет лабораториясендәге китаплары нигезендә тупланды. Хәзер инде аны А. Шәйхуловның гаилә китапханәсендәге басмалары да тулыландырачак. Соңгы атналарда фонд базасында студентлар Гөлсинә Гайнуллина һәм Илдус Фазлетдинов җитәкчелегендә фәнни-гамали практика үтә, чыганакларны системалау, библиографик теркәү серләренә өйрәнә. Дилбәр Булатова. #ФСГОРБ #ГрантыРБ #НКАТ РБ

