Фирдәвис бәете — 7 июля 2026 г. в 01:49:08.261
Фирдәвис бәете 1990 еллар азагы – 2000 еллар башындагы Чечен сугышы фаҗигасына багышланган бу бәетне Башкортстанның Балтач районы Көнтүгеш авылында китапханә мөдире Асия МОСТАФИНАдан “Балтач таңнары” гәзите хезмәткәре Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алган. Кереш сүздә: “Бу бәет Чечня җирендәге канлы бәрелешләрдә башын салган авылдашыбыз Фирдәвис Галихан улы Бәләгытдиновның истәлегенә багышланган”, – дип әйтелә. Әлеге бәет “Татар халык иҗаты” 25-томлыгының әле яңа Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән 14 нче – “Бәетләр” томында басылып чыкты. Кара: Татар халык иҗаты: 25 томда. Т. 14: Бәетләр: Тарихи бәетләр / томны төзүче, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче, кереш мәкалә авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2026. – Б. 304–305. https://tulpar.info/articles/pobeda-80/2026-07-07/fird-vis-b-ete-4737239

