Кешеләргә гел генә: «Мин үскәч, калага барам, зур калада бай булып яшим», – дип сөйли т... — 19 июля 2026 г. в 12:56:03.639
Кешеләргә гел генә: «Мин үскәч, калага барам, зур калада бай булып яшим», – дип сөйли торган булган. Өйләнеп малае тугач та, яше кырыкка җиткәндә дә шул ук сүз: «Мин үскәч…» Әллә берәр каты күңелле кеше аңлатам дип рәнҗеткән, бервакыт ул бөтенләй эндәшмәс булган. Балык эләксә дә, эләкмәсә дә, кармак салып гел менә шул күл буенда утырган. Ничәдер аймы, елмы шулай төшенкелектә йөргәннән соң, бер заманны тагын йөзе яктырган бу исәрнең. «Мин үскәч, күл буенда зур кала төзим! Анда яшәгән халык күлдән балык тотып ашар, гел тук булыр!» – дип, башы эштән чыкмаган, карыны бәрәңге белән ипидән башка сый-нигъмәт күрмәгән авылдашларын тагын шаккатырган бу. Шуннан күл Кала күле булып калган да инде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-19/g-l-mir-adi-kuyan-k-cht-n-che-roman-6-4754644

