– Өйдә көтеп торучың юк, туеп кайт, персидәтел, – дип шаярта-шаярта ашатты аны Сәгыйдә.... — 5 сентября 2026 г. в 09:30:09.765
– Өйдә көтеп торучың юк, туеп кайт, персидәтел, – дип шаярта-шаярта ашатты аны Сәгыйдә. – Сез дә тик утырмагыз, Эдик абыегыздан үрнәк алыгыз, зур булып үсәрсез. Әйдә, әйдә, егет, аш аша, бавырсак та булдымы ризык! Айнур чит кеше сыйлавыннан бераз гына югалып калды, борылып, күз карашы белән әнисен эзләп тапты, Илүзә елмаеп, баласына: «Аша, аша», – дип баш какты. Үткер күзле Сәгыйдәгә шул җитә калды: – Кем баласы бу? https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-09-05/g-l-mir-adi-kuyan-k-cht-n-che-roman-47-4798490

