Ә Нәзирә җиффәртте генә! Алтмышын тутырган әби димәссең! Хәер, аның яшендәгеләр әби бул... — 18 июля 2026 г. в 08:06:50.503
Ә Нәзирә җиффәртте генә! Алтмышын тутырган әби димәссең! Хәер, аның яшендәгеләр әби булып түгел, олыгайган хатын булып ирләренең, балаларының тәрбиясендә көн күрәләр дә соң. Тәтемәде андый бәхетләр Нәзирәгә. Башта, эчеп-тузып, җыен эчкече ирләрне, уйнашчы хатыннарны җыеп өеңдә эшсез ятасың дип, председатель Вилдан Радигын авылдан кудыртты. Тәкыясе нәкъ шул вакытта икенчегә малай тапкан иде. «Сатам да, сине кайтып алам. Төнлә булса да кайтып әйләнермен, көт», – дип ышандырып, баланы сантый Тәкыянең күкрәгеннән тартып алып, караңгыда авылдан чыгып качты да олакты Радик. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-18/g-l-mir-adi-kuyan-k-cht-n-che-roman-5-4754542

