Кем аны «Ферма исе килә синнән, кит! Алкаш кызы!» дигән авыр сүзләрдән аралаган, яклага... — 17 июля 2026 г. в 06:21:24.408
Кем аны «Ферма исе килә синнән, кит! Алкаш кызы!» дигән авыр сүзләрдән аралаган, яклаганда,кем уку кирәклеген төшендергән, дәресләрен тикшергән?! Юк! Бу хәшәрәт тормышы өчен аракыдан айныган чагын туры китерә алмаган әтисен гаепләр иде дә инде, мөгаен. Киткәндә дә исерек, «акчалы эшләреннән» кайтканда да. «Себерелеп кенә йөре шул себереңдә! Ник кайтасың?!» – дип, ямьсез йөзенә бәреп әйтәсе иде дә соң бер… Тел дә жәл аңа! Төкерәсе иде шул әшәке битенә! Иренең тукмауларыннан, кыерсытуларыннан юнәя алмаган, көнозын, төнозын елап, рәнҗеп утырудан ерак китәлмәгән, эт тормышын үзгәртерлек теләге дә, көче дә булмаган әнисен дә гаепләп булыр иде. Тик аны гаепләдең ни дә, гаепләмәдең ни… https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-17/g-l-mir-adi-kuyan-k-cht-n-che-roman-4-4754527

