Әмир ӘМИНЕВ. Кар кешесе. Хикәя (3) — 14 июля 2026 г. в 15:29:37.333
Әмир ӘМИНЕВ. Кар кешесе. Хикәя (3) Йомагыл өстәге ботакка үрмәләде, калтыранган куллары белән көчкә төзәп, тегенең күзенә атып җибәрде. Икенче патронын өскә атты – авылда, бәлки, ишетерләр, килерләр, аралап калырлар… Шуннан җан ачуына мылтыгының приклады белән кар кешесенең башына тондырды. Теге кымшанмады да, әйтерсең чыбык белән суктылар. Мылтыгы аска очкач, Йомагыл билендәге хәнҗәрен тартып алды, ичмасам, берәр мәртәбә булса да чәнчеп өлгерер! Чәнчегән, яралаган, хәтта сугышкан икән дигән сүз калыр… https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-14/mir-minev-kar-keshese-hik-ya-3-4751749

