Әмир ӘМИНЕВ. Кар кешесе. Хикәя (2) — 14 июля 2026 г. в 15:27:51.134
Әмир ӘМИНЕВ. Кар кешесе. Хикәя (2) Кар кешесен Йомагыл көтмәгәндә шәйләде. Урман эченнән эзләгән нәрсә юлдан унбиш-егерме метрдагы юан гына имән артында торган булып чыкты. Агачка ышыкланган, ә куллары күренеп тора, башын бер якка кыйшайткан да сыңар күзе белән генә сунарчыны күзәтә. Тәне, чыннан да, саргылт йон белән капланган, башы тузгыган чәчле, бите йонлач, йоннары арасыннан бәләкәй йомры күзе, ярты борыны, әрекмән яфрагы кебек зур колагы шәйләнә.

