КАЗАН ГАЛИМНӘРЕ – РОБЕРТ МИҢНУЛЛИННЫҢ ТУГАН ЯГЫНДА — 23 июля 2026 г. в 05:35:11.343
КАЗАН ГАЛИМНӘРЕ – РОБЕРТ МИҢНУЛЛИННЫҢ ТУГАН ЯГЫНДА 5–14 июль көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Башкортстанның Илеш районында комплекслы фәнни экспедиция үткәрде. Экспедициядә филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова, филология фәннәре кандидаты Илмир Ямалетдинов һәм филология фәннәре кандидаты Миңнира Булатова катнашты. Фәнни сәфәрнең төп максаты – Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган төбәгендә сакланган рухи һәм матди мирасны өйрәнү. Экспедиция барышында галимнәр Илеш районының 14 авылында булып, халык авыз иҗаты үрнәкләрен язып алды, җирле сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнде, агач архитектурасы үрнәкләре, музейлар һәм музей почмаклары, кулланма сәнгать истәлекләре белән танышты. Шулай ук авылның өлкән буын вәкилләре белән очрашулар үткәрелде, кыйммәтле истәлекләр, тарихи мәгълүматлар тупланды. Әлеге экспедиция – татар халкының мәдәни мирасын барлау, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру юлындагы әһәмиятле адым. Роберт Миңнуллинның иҗат дөньясын тудырган мохитне өйрәнү шагыйрь мирасына да, Башкортстан татарларының мәдәни хәзинәсенә дә яңа күзлектән карарга мөмкинлек бирә. Экспедициядән кайбер мизгелләр – фотоларда. Авыл кешеләренең җылы кабул итүе, хәтер ядкәрләре, музейлар, тарихи йортлар һәм очрашулар бу сәфәрнең эчтәлеген тагын да баета. #РобертМиңнуллин #ТӘһСИ #Экспедиция #Башкортстан #ИлешРайоны #ТатарМәдәнияте #ТатарФольклоры #Фән #ТатарМирасы

