Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН. Бапачак хатирәләре (2) — 30 июля 2026 г. в 15:56:35.038
Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН. Бапачак хатирәләре (2) Әти шаянлыкка да маһир иде. Болар капкадан чыгып китү белән әнигә күз кысып: – Кызык итим әле мин боларны! – диде һәм җәһәт кенә өй астына сикерде. Өй астының кечкенә генә җил тәрәзәсе янына басып, нечкә генә тавыш белән сарык бәрәне булып мәэлдәгәне ишетелде. Ул сикереп торып өстәлдәге чәй артына утырганда, тегеләр капкадан йөгереп кире кереп тә җиттеләр. – Әйттем сарыкларың бар, дип. Мине алдый алмассың. Әле генә кычкырды сарыгың. Кайда яшердең, әйт! – ди Шәрифә апа тыны кысылып. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-30/garif-an-m-h-mm-tshin-bapachak-hatir-l-re-2-4767795

