Өч туган янган
Өч туган янган Бүген Стәрлетамак шәһәрендәге “Солнечный” сәүдә үзәгендә янгын чыгып, дүрт кеше мәрхүм булган. Тагы дүрт кеше зыян күреп, хастаханәгә озатылган. Янгын чыгу сәбәбе электр ялганышыннан булуы ихтимал дип фаразлана. Мәрхүм булучыларның өчесе бертуган хатыннар. Алар әниләренә бүләк сайларга җыелган булганнар. Янгын вакытында “Газель” машинасын йөртүче ир фаҗигагә таручыларга ярдәм иткән. Ул машинасын бинага терәп куеп баскыч сөягән. Шуның аша өстәге каттагылар ут дөрләгән этаждан чыга алган. МЧС фотосы.