Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше өлеше. Повесть (1)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше өлеше. Повесть (1) Күпме яткандыр, үзəк өзгеч тавышны ишетеп чыккан күршесе Бибисара күтəреп торгызып, өенə алып керде. Башы берни аңламастай булып түнгəн, ярты төн җиткəн иде. Бибисара: “Иреңнең фронтта, ут эчендə булуын да исəпкə алган кеше юк, ичмасам, нинди кансызлык инде бу? Бəлки, əле эшне зурга җибəрмəслəр, бала гына бит əле ул, сабырлы бул инде, күршекəем!” – дип, Миңсылуны үзенчə тынычландырырга тырышты. Тик Миңсылуның нидер əйтергə хəле калмаган иде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-10-07/g-lfin-s-limova-keshe-leshe-povest-1-4837815