Бүген Казанда Әдәби кафеда хезмәттәшебез Дилбәр Булатованың "Бумеранг" китабын тәкъдим ...
Бүген Казанда Әдәби кафеда хезмәттәшебез Дилбәр Булатованың "Бумеранг" китабын тәкъдим итү чарасы булды. Китап быел Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Нәшрият җитәкчесе Рөстәм Галиуллин, нәфис әдәбият бүлеге мөдире Галимҗан Гыйльманов, халык шагыйре Рәдиф Гаташ, әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Нуридә Насыйбуллина, язучы Зифа Кадыйрова, "Сөембикә" журналы мөхәррире Эльмира Закирова үз фикерләре белән уртаклашты, авторга җылы хуплау сүзләрен җиткерде. Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, якташыбыз Айдар Габдинов исә башкорт һәм татар халык җырларын бүләк итте. Очрашуда телевидение һәм басма матбугат вәкилләре эшләде. Чараны нәшрият вәкилләре Галимҗан Гыйльманов һәм Венера Аббязова оештырды.