ЫШАН ҮЗЕҢӘ — 14 июня 2026 г. в 03:31:24.779
ЫШАН ҮЗЕҢӘ Томан юлларда, Уйларда буран. Җиде юл чаты, Караңгы урам. Ышан үзеңә– Синең юл туры. Ялтырый алда Киләчәк нуры. Ышан үзеңә – Сындырмас беркем. Ышан үзеңә – Яшьнәрсең бер көн. Ышан үзеңә – Кулыңда тормыш. Үзеңә ышан – Җиңәргә тырыш. Гомер ашыга, Талпына күңел. Барып чыкмаса, Әйдә, тагын бер. Ышан үзеңә, Егылмый булмас. Зарланып ятма, Әйдә, торып бас. Ышан үзеңә – Сындырмас беркем. Ышан үзеңә – Яшьнәрсең бер көн. Ышан үзеңә – Кулыңда тормыш. Үзеңә ышан – Җиңәргә тырыш. ©БУЛАТ ИБРАҺИМ

