КӨТӘМ, КӨТӘМ ҺАМАН... — 2 августа 2026 г. в 17:36:20.452
КӨТӘМ, КӨТӘМ ҺАМАН... Хәбәрең юк, балам, Инде ничә еллар... Сине озата барган Юл чатына барам. Кулым болгап калам Узган - барганнарга, Көтәм сине һаман Кышкы бураннарда. Күктән таш яуса да, Саулык какшаса да, Көтеп күзем талган - Юл чатына барам. Кемнәрдер югалган... Юк, син, югалмаган, Юк, син, адашмаган - Ватанын сатмаган! Утларда янмаган, Суларда батмаган, Юк, син, алданмаган - Бәлки, яраланган, Элемтәсез калган, - Барысы да ялган! ... Мин сиңа ышанам, Син исән- сау, балам! Елап басып калган Юл чатына барам. Күзләремне томан Капласа да, балам, Көтәм сине һаман... Шәфикъ Иматдинов.

