Хәдисләр — 20 августа 2026 г. в 03:43:53.225
Хәдисләр «Сездән берегез эчкәндә бер сулыш белән генә эчмәсен (бүлеп-бүлеп, йотымлап эчсен)». «Әгәр ир бала уң якны сул яктан аера белсә, аңа намаз укырга әмер итегез». «Әгәр берегез төчкерсә, тавышны басар өчен йөзен учлары белән капласын». «Әгәр оятың булмаса, теләгәнеңне эшлә». «Мәетләрнең изгелекләрен искә алыгыз һәм начарлыкларын искә алудан тыелыгыз». Рәхимле булыгыз, сезгә дә рәхимле булырлар. Гафу итегез, сезне дә гафу итәрләр. Янгынны сүндерүгә тәкбир әйтеп ярдәм итегез. Кыямәт көнендә иң каты газап белеме үзенә файда итмәгән галимгә булачак. Иң дөрес төш — сәхәр вакытындагы төш. (Шәех Габдераүф әл-Мәнәвинең «Кәнзү әл-хәкаики фи хәдиси хайри әл-халяики» китабыннан)

