Бүген Ульяновск районы Яңа Бирючевка поселогында яшәүче Иршат Кәрим улы Хайсаров 80 яшь... — 25 августа 2026 г. в 07:06:00.643
Бүген Ульяновск районы Яңа Бирючевка поселогында яшәүче Иршат Кәрим улы Хайсаров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Иршат Кәрим улы бөтен гомерен тырыш хезмәткә багышлады. Озак еллар совхозның алдынгы комбайнеры исемен йөртте. Язгы чәчәү һәм уңыш җыю чорында кырда батырлык үрнәге күрсәтеп, көнне төнгә ялгап хезмәт итте. Лаеклы ялга чыккач та әле озак еллар дәвамында "Абушаев" ширкатенең иң алдынгы комбайнчысы исемен горур йөртте. "Тимирязевское" авыл җирлеге башлыгы, район татар автономиясе җитәкчесе Марат Авхадеев һәм "Абушаев" агрофирмасы җитәкчесе Рафис Айнетдинов Иршат Кәрим улын олуг юбилее белән чын күңелдән котладылар. Алар юбилярга район җитәкчеләренең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

