Авылымның болыннары- — 25 августа 2026 г. в 03:27:57.371
Авылымның болыннары- Иң йомшак яшел бишек. Шул бишектә үстерде ул, Сагынмый түзим ничек. Чәчәкләреннән бал исе, Тарала тирә якка. Зәңгәр күзле исле үлән Үсә тик безнең якта. Авылымның һәр урамы, Назлап эндәшә кебек. Кояш чагылган тәрәзләр, Сәламли мине көлеп. Тау башыннан күз саламын, Ярымайдай авылым. Яратуым саклап җанда. Гомер буйлап баруым. Альбина Муртазина

