Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, — 31 августа 2026 г. в 16:17:58.888
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан котлавы. Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар! Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 1 сентябрь – Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм! Белем көне һәркемнең күңелендә якты һәм кадерле хатирәләр уятучы үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Бу көн тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап, кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч тормыш юлының башы. Бер елга олыгаеп мәктәпкә килгән укучылар өчен яңа мөмкинлекләр, яңа ачышлар вакыты. Укучыларын колач җәеп каршы алучы, аларга күңел җылысын, белем һәм тәрбия бирүче мөгаллимнәр өчен, сөенеп һәм бераз борчылып балаларын мәктәпкә озатучы әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм. Белем ул киләчәгебезнең ныклы нигезе. Татар халкы элек-электән гыйлемгә омтылучы, мәгърифәткә зур әһәмият бирүче, китапны кадерләүче халык булуы белән аерылып торган. Халкыбызның: «Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», – дигән мәкале дә белемнең кеше тормышындагы һәм җәмгыятьтәге урынын тирән чагылдыра. Кадерле дуслар! Яңа уку елы һәр гаиләгә шатлык, иминлек һәм яңа өметләр китерсен. Мәктәпләребездә һәрвакыт белемгә омтылу, иҗат һәм дуслык рухы хөкем сөрсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел көрлеге һәм яңа уку елында зур уңышлар телим! Белем көне белән! Яңа уку елы мөбарәк булсын! Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев.

