Син бүген яшәп кал
Син бүген яшәп кал Көз җиткәч, агачтан яфракның Килмидер өзелеп төшәсе... Дөньяда яшәве рәхәт тә, Була шул берзаман китәсе... Табаннар астында кыштырдый Гомере өзелгән яфраклар... Көчең бар, егәр нык чагында Гомернең кадерен бел! Яшәп кал! Яшәп кал! Үтә дә китә ул! Сизми дә каласың икән лә... Мәңгегә килгәндәй, дөньяңны Онытып йөрмә син, әй, бәндә! Әлегә агачның нык чагы! – Төшмәгән бер генә яфрак та... Көз җитсә, “китмим!” дип торсаң да, Китәрсең! Син бүген яшәп кал! Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА