Ульяновск шәһәрендә яшәүче газета укучыбыз Халидә Сатдиновадан бер мәзәк.
Ульяновск шәһәрендә яшәүче газета укучыбыз Халидә Сатдиновадан бер мәзәк. “Матурым” Ресторанда бабай белән әбинең Алтын туй мәҗлесе бара. Бабай әбигә гел матурым дип кенә эндәшә икән. Туйны алып баручы яшь егет бабайдан: “50 ел бергә яшәгәнсез, син әбигә гел матурым дип кенә торасың. Шул вакыт эчендә бер дә ачуланышканыгыз булмадымы әллә? Тату яшәүнең сере нидә?”- дип сораган. Бабай егетнең колагына: “Улым, аның бернинди сере дә юк. Биш ел элек әбинең исемен оныттым, шуңа күрә матурым дип эндәшәм. Ул да канәгать, мин дә сер бирмим. Әгәр әби белеп алса, Сафура бураннары чыгарачак”,- дип пышылдаган “яшь кияү” Алтын туйларында.