«Ульяновск өлкәсенең күркәм гаиләләре тормышы” китабының җиденче томына кергән үрнәк та...
«Ульяновск өлкәсенең күркәм гаиләләре тормышы” китабының җиденче томына кергән үрнәк татар гаиләләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы кунакларыбыз - Новоульяновск шәһәрендә яшәүче Алиуллиннар гаиләсе. Татарстанның Чүпрәле районында туып үскән Инсаф белән Кәримә Алиуллиннар 40 елдан артык иңгә иң куеп, дус-тату гомер кичерәләр. Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр, бүген 3 оныкларын милли рухта тәрбияләргә тырышалар. Инсаф Инфат улы өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиум әгъзасы. Кәримә Хәмзә кызы дистә елдан артык өлкә "Ак калфак" татар хатын кызлар оешмасына һәм Новоульяновск татар автономиясенә җитәкчелек итә. Алиуллиннар гаиләсе белән "Өмет" газетасының киләсе санында якыннан таныштырырбыз.