ЧЫН КҮҢЕЛДӘН РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!!!
ЧЫН КҮҢЕЛДӘН РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!!! 2027 елның беренче яртыеллыгына "Өмет" газетасына язылу бара. Газетабызның даими укучыларына рәхмәтлебез, почта бәяләре артуга, почта бүлекләре начар эшләүгә карамастан, өлкәбез татарларының горурлыгы булган, милләттәшләребезне берләштереп торучы "Өмет" ебезгә тугры калып, яздырып алалар. Быел беренче тапкыр "Өмет" кә язылу буенча альтернатив подписка игълан ителде. Һәм иң беренчеләрдән булып әлеге игелекле эшкә "Өмет" редакциясенең күптәнге ышанычлы, якын дусты - Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов алынды. Ул Яңа Малыклы һәм Мәләкәс районнары мәчетләре имамнары белән берлектә 530 ЭКЗЕМПЛЯР "ӨМЕТ" яздырды. Ильяс Нәкитдин улына, барлык имамнарга, спонсорларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, исәнлек, уңышлар юлдаш булуын телибез! Шундый иманлы, мәрхәмәтле, милләт җанлы дуслары булганда, "Өмет" ебез яшәр, халкыбызга хезмәт итәр.