Редакциягә кайгылы хәбәр килеп иреште. Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган, ...
Редакциягә кайгылы хәбәр килеп иреште. Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган, озак еллар Гражданлык авиациясе институтында җитәкче урында эшләгән, "Өмет" газетасының якын дусты Эмиль Летфулла улы Валиулинның йөрәге тибүдән туктады. Эмиль Летфулла улына 79 яшь иде. Ул Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында туып үсә, шактый еллар Чардаклы районы Абдулла авылында колхоз рәисе булып эшли, соңгы елларда гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яши. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.