Шәмсия Җиһангирова
Шәмсия Җиһангирова Ходайга ялварам иң элек Яралы җанымны бәйләп куйган Төеннәрем китсә өзелеп, «Рәхмәтеңнән мине ташлама...» - дип, Ходайга ялварам иң элек. Дөнья тулы кеше арасында Ялгыз башым йөрсәм тилмереп, «Җәзалама ялгызлык белән...» - дип, Ходайга ялварам иң элек. Башкаема урын табалмыйча, Ят иңнәргә куйсам иелеп, «Гөнаһларым ярлыкагыл...»- диеп, Ходайга ялварам иң элек.