Казанга IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары килә башлады
Казанга IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары килә башлады 14 -16 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы уздыра. Форум делегатлары бүген иртән Татарстан башкаласына килә башладылар. Форумда Россиянең 20 төбәгеннән газета мөхәррирләре, телевидение, радио җурналистлары, блогерлар катнашачак. Өч көн дәвамында форум делегатлары эшлекле программа буенча эшләячәк. Форум кысаларында Татарстан Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, "Татмедиа" ширкәте җитәкчелеге белән очрашу, һөнәри һәм иҗади остаханәләрдә катнашу, Габдулла Тукай белән бәйле урыннарда булу, Казан халык һөнәрчелеге техникумы эше белән танышу, театрга бару, татар фильмын карау, татар журналистикасының киләчәгенә багышланган түгәрәк өстәлдә фикер алышу күздә тотыла. Шулай ук форум кысаларында “Хәбәр” Бөтенросия конкурсының нәтиҗәләре дә игълан ителәчәк. 📸 ФОТОЛАР