👩🦰🌹Милләт анасы булып бер көндә генә җитешмиләр. Бу юл бишек җырыннан, ана теленнән...
👩🦰🌹Милләт анасы булып бер көндә генә җитешмиләр. Бу юл бишек җырыннан, ана теленнән, буыннар хәтереннән башлана. Сөембикә, Фатиха Аитова, Мәгубә Сыртланова, Сара Садыйкова... Төрле чорлар. Төрле язмышлар. Әмма һәркайсы милләт тарихында үз эзен калдырган. Бүген бу юлны яшь татар кызлары дәвам итә. Үткәннән көч алып, телебезне һәм хәтеребезне йөрәктә саклап, киләчәккә атлый. Менә алар – милләтебезнең киләчәге! Менә алар – булачак Милләт аналары!