Бүген без Новоспасское районында яшәүче танылган милләттәшебез - меценат, "Аникс" фарм ...
Бүген без Новоспасское районында яшәүче танылган милләттәшебез - меценат, "Аникс" фарм һәм "Клиника доктора Аделова" җитәкчесе Кәрим Аделовта кунакта. Аның башкарган эшләре бихисап, милләтебез, динебез үсешенә зур өлеш кертә, СВОга гуманитар ярдәм озатуда актив катнаша, җирле татарларны "Өмет" газетасына яздыра. Аның тырышлыгы белән сафка баскан мәчет дин кардәшләребезгә хезмәт итә. Кәрим абый туган авылы мәчетләре эшчәнлегенә дә хәләл малыннан һәрвакыт өлеш кертә. Аның клиникасы бик уңышлы эшләп килә.