Бүген Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары, Россия хатын-кызлар союзының региональ б...
Бүген Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары, Россия хатын-кызлар союзының региональ бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Айзатуллина юбилейлы туган көнен билгеләп үтә. Алсу Фәрит кызы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бер генә милли һәм дини чарадан да читтә калганы юк — һәр бәйрәмдә катнашырга, үзеннән өлеш кертергә тырыша. Ул һәрвакыт телебез, мәдәниятебез, динебез дип җан атып яши. «Өмет» газетасы белән дә һәрвакыт хезмәттәшлек итә, төпле киңәшләрен җиткерә. Алсу Фәрит кызын чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм бик тә җаваплы эшендә уңышлар, исәнлек саулык, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Тагын озак еллар милләтебезнең асыл кызы, Сембер татарларының горурлыгы, терәге булып яшәргә язсын.