Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА Татар дигән Ата-бабам рухы белән Күңелемә иман иңгән, Илсез, денсез маңкорт түгелмен; Әткәм-әнкәм гомер биргән, Күңелемә иман иңгән, - Исемем бар татар дигән! Кайда йөрсәм, ни кылсам да, Горурланам халкым белән! Яхшы беләм, яхшы беләм: Үз телем бар татар дигән. Бу дөньяга килгән көннән Горурланам халкым белән: Әткәм-әнкәм гомер биргән Үз телем бар татар дигән. Телем, халкым, ватымнан Беркайчан да йөз чөермәм! Кадерләрмен туган телне Бу дөньяга килгән көннән Милләтемнән, татарымнан Беркайчан да йөз чөермәм! Кайда йөрсәм, ни кылсам да, Горурланам халкым белән! Яхшы беләм, яхшы беләм: Үз телем бар татар дигән. Бу дөньяга килгән көннән Горурланам халкым белән! Әткәм-әнкәм гомер биргән Нәселе бар татар дигән. Кайда йөрсәм, ни кылсам да, Горурланам халкым белән!