Бүген Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских Димитровград шәһәренең Г. Тукай исем...
Бүген Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских Димитровград шәһәренең Г. Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә булды. Яңа уку елы башында әлеге белем учагында "Яшьләр һәм балалар " илкүләм проекты буенча ремонт эшләре тәмамланган иде. Губернатор А. Русских ремонт эшләрен уңай бәяләде. Мәктәпнең фасады, ишекләр, икенче катта идәне яңартылган, кабинетлар яңа заманча җиһазлар белән тулыландырылган. Билгеле, ремонтланган мәктәптә уку балаларга да, аларның ата-аналарына да бик ошый. Мәктәптә бүгенге көндә 287 бала белем ала, шуларның 20се беренче сыйныф укучылары. Губернатор Алексей Русских төпле белем һәм тәрбия бирүче, аңа телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп коллективына, аның булдыклы, тырыш директоры Мөнирә Джумаевага рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм уңышлар теләде.