Бер гөнаһсыз, сөттәй ап-ак булып
Бер гөнаһсыз, сөттәй ап-ак булып Килә кеше фани дөньяга Кырыс тормыш, тәпи басып киткәч, Сыный башлый, авыр йөк тага. Гомер буе тарта кеше заты, Бата-бата тормыш сазына Гөнаһ җыя, белми киләчәген Ял да итми бераз, аз гына. Китә адәм бер көн көтмәгәндә, Туфрак күмә җанын, җәсәден Рәхмәт әйтә алмый киткән чакта: - Шөкер Аллаһ, рәхәт яшәдем... Мирһади Разов
302 просмотров