Бүген XI Бөтенроссия «Зур этнографик диктант» мәгърифәтчелек акциясенә старт бирелде. У...
Бүген XI Бөтенроссия «Зур этнографик диктант» мәгърифәтчелек акциясенә старт бирелде. Ул 3-12 ноябрь көннәрендә илебезнең барлык төбәкләрендә дә уза. Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланган һәм ул милләтара татулыкны ныгытуга, шулай ук Россия халыкларының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә карата кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. "Зур этнографик диктант" акциясенә Россия халыклары ассамблеясе һәм өлкә татар , чуваш, мордва милли мәдәни автономияләре вәкилләре дә кушылды.