Илшат Әминов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты:
Илшат Әминов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты: – Шәһәрдә туып үссәм дә, авылда яшәр идем. Әнием – Мөслим якларыннан. Анда йортым да бар. Кайтыр өчен юллар чамалырак шул. Төзекләндереп бетерәселәре бар. Медицинага кагылышлы сораулар да туа. Шуңа күрә әлегә шартлары уйландыра. Инфраструктура яхшырса, яшәп була, билгеле. Бүген үк чыгып китәр идем. Киләчәктә авылга тартылучылар артыр, дип уйлыйм. Шәһәрдә экология дә башка. Өч көн инде җил искәне юк. Төтен эчендә яшибез. Авылда Ык буйлары бигрәк ямьле. Андагы матурлыкка исең китәрлек. Кайткан саен яшь чакларны искә төшереп, йөрәк җилкенеп куя.
Канал в каталоге Максиметера
428 подписчиков · Госорганы и учреждения