Перейти к содержимому
Максиметер

Роберт Миңнуллин

Роберт Миңнуллин * * * Мин барсына әзер Мәхәббәттә, Синең өчен әзер барсына. Көтмәгәндә килеп керимме соң, Сөю булып синең каршыңа? Кышларыңда җәең булыйммы соң? Көзләреңдә язың булыйммы? Авыр чакларыңда күзләреңә Шатлык яше булып тулыйммы? Гомер буе якты бәйрәмнәрең Булырга да мин бит әзермен. Ышанмасаң, йөрәгемне тыңла, Хисләремне тыңла, кадерлем. Минем өчен син бит кара төндә Көтеп алган алсу таң сыман... Мин барсына әзер Мәхәббәттә, Синең өчен әзер барсына.

131 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

428 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.