Бүген Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, татар автономиясенең Тимерьюл район ...
Бүген Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе, Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины, "Өмет" газетасының якын, ышанычлы дусты Рамил Абитов 65 яшьлек юбилее билгеләп үтә. Рамил Загит улын чын күңелдән юбилейлы туган көне белән котлап, татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә, “Өмет” газетасын халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүе өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Рамил Загит улының тырышлыгы белән ел саен Тимерьюл районында Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, Әниләр бәйрәме үткәрелә. СВОда катнашучыларның гаиләләренә һәр яртыеллыкта "Өмет" газетасына подписка бүләк итә. Күркәм юбилее белән котлап, аңа шатлыклы озын гомер, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, уңышлар телибез. Тагын озак еллар милләтебезгә хезмәттә булырга язсын.
Канал в каталоге Максиметера
428 подписчиков · Госорганы и учреждения