Балалар үскәч, алар өйдән чыгып киткәч тә башка әллә нинди уйлар килә икән ул. Былтыр ө...
Балалар үскәч, алар өйдән чыгып киткәч тә башка әллә нинди уйлар килә икән ул. Былтыр өченче улым 11 сыйныфны тәмамлап, Казанга укырга керде. Ул киткәч, балалар өчен генә яшәгәнемне аңладым. Хәзер ир янында калуның кирәген тапмый башладым. Сәбәпләр күп. Йөрәккә тигәне дә шул: ир беркайда эшләмичә эчеп ята. Ул миннән күпкә алданрак пенсиягә чыкты. Күп акчалар алып эшләде, хәзер дә акчасы яхшы. Хикмәт анда да түгел. Ул аны эчеп тә туздырып бетерә. Миңа акча бирмәве дә гаҗәп түгел. Тик болай башкача яшисем килми. Моңарчы түзгәнмен, балалар хакына аны-моны уйламаганмын. Хәзер әллә үзем дә Казанга чыгып китимме икән дим. Аннан 50не узгач, шәһәрдә мине кем көтеп тора дип тә уйлыйм. Эш табуы да, тору мәсьәләсе дә бик кыен. Бүген бигрәк тә. Нишләргә икән, бер киңәш бирегезче?аноним