Өч ел элек өйләнештек без. Аңарчы өч ел очрашып йөрдек. Әмма очрашып йөрү белән бергә я...
Өч ел элек өйләнештек без. Аңарчы өч ел очрашып йөрдек. Әмма очрашып йөрү белән бергә яши башлау җир белән күк кебек бер-берсеннән аерыла икән. Моңарчы шундый игътибарлы булган егетем башкаларныкы кебек гап-гади иргә әйләнде дә куйды.Дуслашып йөргәндә айга ким дигәндә бер тапкыр чәчәк бүләк итмичә калмый иде ул миңа. Иң элек шул гадәте юкка чыкты. Бер ай көттем, ике ай... Өченчесендә түзмәдем, сорадым, нигә син хәзер миңа бер дә чәчәкләр алмыйсың дидем. Нигә, бәйрәм түгел бит, менә туган көнең җитсен әле, алырмын, ди бу. Ә минем туган көнем тагын өч айдан гына иде! Димәк, ул миңа ярты елга бер тапкыр гына чәчәкләр бүләк итәргә җыена булып чыга!Чәчәкләр ике көн тора да, үлә, кибә башлый, әйдә, шул акчага кафега гына барабыз ди. Бу сүзләренә үпкәләсәм дә, әлләни исе китмәде. Бер ир дә көн саен хатынына чәчәк ташымый, ачуланышыр өчен сәбәп эзләп утырма диде. Декретка чыгуга мин аның өчен хуҗабикәгә әйләндем. Рәхәт бит, кайткан җиренә өй җыештырылган, ашарга пешкән. Ишектән килеп керүгә иң беренче: «Ә без бүген нәрсә ашыйбыз?» – дип сорый.Кочаклап алу да юк, хәл сорашу да... «Әллә синең әтиең белән әниең гел кочаклашып кына торалармы, минекеләр менә юк. Берәү дә гел кочаклашып-үбешеп кенә тормый, кинода гына шулай була ала», – ди. Минем менә башкачарак яшисем килә диюемне ишетми дә.Ялгыштым дип уйлыйм кияугэ чыгып нишлэргэ кинэш котэм??Анонимно