📰 Дуслар, бүген пәнҗешәмбе! Ә бу көн безнең өчен аеруча җаваплы һәм редакциябездә "ура... — 23 июля 2026 г. в 11:06:40.213
📰 Дуслар, бүген пәнҗешәмбе! Ә бу көн безнең өчен аеруча җаваплы һәм редакциябездә "урак өсте" дисәк тә була. Бүген газетабызның чираттагы санын типографиягә бастырырга юллыйбыз. Бер атна дәвамында җыйган материалларыбыз, сез – кадерле укучыларыбыз белән аралашулар, очрашулар, яңалыклар һәм кызыклы язмалар бергә тупланып, яңа санда үз урынын алды. ✨ Иртәгә инде газетабыз сезнең кулларга барып ирешәчәк. Анда – районыбыз тормышы, якташларыбыз язмышы, матур вакыйгалар һәм күңелгә якын хәбәрләр. Безнең белән бергә булганыгыз, укыганыгыз һәм хәбәрләрегез белән уртаклашканыгыз өчен рәхмәт! ❤️ 📖 Газетабызны көтеп калыгыз!

