🪖 Бүген Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев махсус хәрби операциядә катнашучы... — 23 июля 2026 г. в 10:02:33.731
🪖 Бүген Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев махсус хәрби операциядә катнашучы, «Хәмит» позывнойлы якташыбыз белән очрашты. Хәзерге вакытта ул кыска вакытлы ялда. Якташыбыз – Норлат авылы егете. Гаиләсе белән туган авылында яши, тормыш иптәше белән ике ул үстерә. Һөнәре буенча газ бүлү станциясе операторы. 2024 елдан ул ЛХР территориясендә хезмәт итә. Кече сержант дәрәҗәсендәге хәрби полк энергетигы буларак, көн саен электр тапшыру линияләренең өзлексез эшләвен тәэмин итә. Очрашу барышында хәрбигә күрсәтелә торган хезмәт төрләре, гуманитар ярдәм һәм шәхси мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Рөстәмгә муниципаль бүләк – «Зеленодольск – хезмәт батырлыгы шәһәре» медале, район символикасы төшерелгән шеврон һәм иң кирәкле әйберләр салынган армия капчыгы тапшырылды. – Норлат авылындагы «Өмет» волонтерлар оешмасына, аларны берләштергән Роза Ягудинага, Алексей Михайлов җитәкләгән волонтерлар командасына, шулай ук, Зеленодольск районының барлык халкына ярдәмнәре һәм җибәрелгән гуманитар йөкләр өчен зур рәхмәт. Егетләр һәрвакыт туган яктан килгән хәбәрләрне һәм ярдәмне көтеп ала, – дип уртаклашты «Хәмит».

