🚑 Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1047 чакыру килгән. Шуларның 6... — 6 сентября 2026 г. в 13:00:01.519
🚑 Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1047 чакыру килгән. Шуларның 627се – шәһәрдән, 420се районнан булган. 420 кеше госпитализацияләнгән: 282се – шәһәрдән, 138е – районнан. 🔹 Ленин урамында кулбашына өйдәш хатыны пычак кадаган 38 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Ирне травматология бүлегенә китергәннәр. 🔹 Тургенев урамында кайнар су түгелеп тәне пешкән 87 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр. 🔹 Заикин урамында ире кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 28 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.

